Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Без бергә"

1-нче декабрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, 4-нче сыйныф укучылары белән "Без бергә" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

Китапханәче укучыларга мобилизациягә эләгеп, Ватан алдында бурычларын үтәргә киткән авылдаш егетләребез турында сөйләде. Укучылар һәрбер солдатка хат яздылар, рәсемнәр ясап җибәрделәр. Шушы көннәрдә, Казандагы солдат егетләребездән рәхмәт әйтеп, фотолар килде. Укучылар үзләренең хатлары авылдашларыбызның кулларына барып җитүенә бик сөенделәр.