"Бер җылы сүз җитә кешегә"
Татар Томбарлы авыл китапханәсе ел дәвамында сәламәтлекләре чикле булган китап укучыларына хезмәт күрсәтә.
Аларның күбесе китапханәгә үзләре йөри, еш кына китапханәдә үткәргән чараларда да катнашалар. Ләкин, алар арасында китапханәгә килә алмаучы китап укучылар да бар. Андый кешеләргә китапханәче үзе өйләренә китап илтеп бирә, алар белән әңгәмә кора, кирәк булса, өй эшләрендә дә булыша. "Инвалидлар декадасы" кысаларында, китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова даими китап укучы Нәсимә Миняҗеваның өенә барып, аның хәлен белде, укырга яңа китаплар тәкъдим итте. Нәсимә апа аралашырга бик ярата, еш кына үзенең бала чагын, яшьлеген искә төшереп сөйли. Бала-чагы сугыш чорына туры килсә дә, зарланмый, булганына шөкер итеп яши. Урын өстендә булуга карамастан, җор телле, шаян, тормышны яратып яшәүче Нәсимә апа белән аралашкач, тормыш мәшәкатьләре дә онытыла.