"Вредные советы" әдәби уен
28-октябрь көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, 3 нче сыйныф укучылары белән Г.Остерның "Вредные советы" китабы буенча әдәби уен үткәрелде.Чара башында китапханәче укучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Бергәләп Г. Остерның балалар өчен язылган әсәрләреннән куелган мультфильмнарны искә төшерделәр.("Котенок по имени Гаф", "38 попугаев", "Обезьянки", "Ушастик и его друзья", "Попался, который кусался") Балалар барысы да бу мультфилмнар белән таныш, ә менә аларның авторы Григорий Остер икәнен бүгенге чарада гына белделәр. Язучы белән якыннан танышкач, китапханәче укучыларны бик тә үзенчәлекле, кызык китап белән таныштырды. Г.Остерның "Вредные советы" китабы әти-әниләрен тыңламаган, бар нәрсәне дә киресенчә эшләгән балалар өчен язылган.. Укучылар игътибар белән киңәшләрне тыңладылар, китапханәче сорауларына җавап бирделәр, укылган әсәр буенча үз фикерләрен җиткерделәр.Чара ахырында укучыларга "Ярый-ярамый", "Дөрес юл тап" кебек уеннар уйнарга тәкъдим ителде.