Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни дәрес

 
 21 нче сентябрь  көнне, Татар Томбарлы авыл мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.Чарада укучыларның ата-аналары да катнашты. Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира аларга көндәлекнең нинди әһәмияткә ия һәм ни өчен кирәклеген аңлатып үтте, бергәләп бу проекта катнашырга чакырды. Мәдәни көндәлек  балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру һәм рухи яктан баету максатын күздә тота - диде ул.
Китапханәче укучыларга Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән мавыктыргыч формада танышу цчен  “Җиде энҗе бөртеге”дип исемләнгән китапны бүләк итте.