"Куркынычсызлык әлифбасы” иминлек сәгате
9 сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары өчен иминлек сәгате узды. Китапханәче бай эчтәлекле, матур бизәлешле "Куркынычсызлык әлифбасы” дип аталагн яңа китапка күзәтү ясады һәм китаптан файдаланып, укучыларны көндәлектә, юлда, урамда, уен мәйданчыкларында, су буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды.Чара ахырында танышкан китап буенча, балалар белән әңгәмә үткәрелде.