“Туган ягым Баулы минем” түгәрәк өстәл
Республика көне һәм Баулы шәһәренә 25 ел туу уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Туган ягым Баулым минем” дип исемләнгән чара түгәрәк өстәл артында үтте. Чарада олы яшьтәге китап укучылар, авыл җирле башлыгы Эльвир Илдусович, авылыбызның даими иганәчесе Азат Назипович, тарих укытучыс Айсылу Зәйтуновна катнашты.Чараны китапханәче туган якка багышланган шигырь юллары белән башлап җибәрде. ”Өзелмидер хәтер җепләре” дип аталган яңа китап кунакларда зур кызыксыну уятты. Эльвира Әхмәтҗанова яңа гына табадан төшкән китап белән үз китап укучыларын беренчеләрдән булып таныштырды. Чара барышында һәрбер кеше үзенең авыл турындагы истәлекләре белән уртаклашты.Китап, альбом битләрен актарганда, күп кенә хатирәләр яңарды, арабыздан киткән авылдашларыбыз искә алынды.Эльвир Илдусович соңгы елларда авылыбызда эшләнгән эшләр турында сөйләп үтте, алда куелган планнар турында да әйтте. Азат Назипович авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен саклауда зур өлеш керткән һәрбер кешегә олы рәхмәтен белдерде.