"Халкыбыз җәүһәрләре" Музейга экскурсия
23 август көнне, Татар Томбарлы авыл советы бинасында урнашкан музей бүлмәсе беренче кунакларны кабул итте. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова китап укучы авылдашларын һәм районнан килгән кунакларны музей белән таныштырды. Китапханәдә 11 ел эшләү дәверендә авыл халкыннан җыелган һәрбер эспонат үз урынын тапты, мин моңа чиксез шат-диде китапханәче журналистларга. Музейга кергән һәрбер кеше беразга булса да үткәннәргә әйләнеп кайтып, үзләренең бала вакытларын, яшь чакларын искә алдылар.Даими китап укучы Зөлфия Афлятунова кекенә чакта сеңлеләре белән чиратлап әйләндереп май язган гөбе турында бик тасвирлап сөйләде. Камил абый Харасов үзе музейга бүләк иткән стена сәгатьләренең тарихын искә төшерде.Музейның бер почмагында урнашкан тарихи китаплар, гарәп телендәге борынгы кулъязмалар да мәчеткә йөрүче авылдашларда зур кызыксыну уятты. Авылыбызның хөрмәтле кешесе, Сәйрин хәзрәт музей бүлмәсенә дога укып, азан әйтте. Музейга оештырылган экскурсия барысының да күңеленә хуш килде.