“Юл кагыйдәләрен онытма” Танып-белү сәгате
13 нче август көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә велосипедта йөрергә яратучы балалар өчен “Юл кагыйдәләрен онытма”исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны велосипед транспортының килеп чыгу тарихы белән таныштырды, аның төрләре турында сөйләде.Чара барышында балалар велосипедчылар өчен махсус юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләрен өйрәнделәр.