“Сәламәт тәндә- сәламәт рух” Мәгълүмат сәгате
25 июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, наркотикларга каршы айлык кысаларында, яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау максатыннан, "Сәламәт тәндә-сәламәт рух" исемле чара үткәрелде.Китапханәдә бу темага китап күргәзмәсе эшләде.Чара барышында китапханәче яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә алып барды: тәмәке тартуның организмга тәэсире турында сөйләде.Чарада катнашучы яшүсмерләр сәламәтлеккә зыян салучы факторлар турында фикер алыштылар, мисаллар китерделәр.