Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Балачакның бер көне" Бәйрәм

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә, балалар өчен саф һавада бәйрәм оештырды.Урамда уйнаган күңелле музыка, төрле төстәге шарлар, флажоклар килгән кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итте.Өстәвенә һава торышы да бик матур, кояшлы булды. Бәйрәмне балаларның яраткан әкият герое убырлы башлап җибәрде.Килгән кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, балаларга ярышларда, бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итте. Китапханәче балалар белән әдәби викторина үткәрде, убырлы балаларның күп белгәннәрен күреп аптырап калды, үзенең китапханәгә йөрмәгәненә, китап укымаганлыгына үкенде. Чара  җыр-бию, уеннар, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды. Бәйрәм балаларга да, әти- әниләренә дә  бик ошады.