"Великий государь великого государства" ИПЧ
2022 елда илебез Петр 1нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. Петр1 Бөек атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор.
30 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Великий государь великого государства” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Петр1-нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар.Бу темага презентация күрсәтелде.Чара барышында китапханәче укучыларга 1722 елда Петр 1 ның Казанга килү тарихын да сөйләп үтте И.Колмогорцеваның ”Путешествие в Казань” китабыннан кызыклы мәглүматләр белән таныштырды.