Библиотөн-2022
25 май көнне,”Библиотөн-2022” кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсе ““Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән кичә үткәрелде.Мәдәни мирас елына багышланып ясалган тематик күргәзмә һәм аның янындагы серле сандык килгән кунакларны үзенә тартып торды.Китапханәче укучыларга чигелгән сөлге - алъяпкычлар күрсәтте, татар халкының милли киемнәре белән таныштырды. Чара күңелле уеннар, җыр-биюләр, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды.Әби-бабайлардан калган "Йөзек салыш", "Түбәтәй", Кәрия-Зәкәрия”," Әйт әле, күгәрчен" кебек уеннарны балалар яратып уйнадылар.Чара ахырында Эльвира Әхмәтҗанова балалар белән мастер-класс уздырды. Кече яшьтәге балалар түбәтәй һәм калфак рәсемнәрен буядылар, ә олырак балалар аппликация ысулы белән читек ясадылар. Кичә бик күңелле, матур, мавыктыргыч үтте.