"Паустовскийның серле дөньясы" Әдәби сәгать
19 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары өчен ”Паустовскийның серле дөньясы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларга юбиляр язучының иҗатына,тормыш юлына багышланган презентация күрсәтте, китапханәдә булган китаплары белән таныштырды. Укучылар “Кот-ворюга” хикәсен тыңладылар, китапханәче укыган хикәя буенча әңгәмә үткәрде, сораулар бирде, һәр укучы үзенең фикерен белдерде. Укучыларга бигрәк тә авыл малайларынын карак песине ничек итеп кулга ияләштерүләре ошады.