Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Күңел өчен" Очрашу

27 май - Россиядә китапханә  көне буларак билгеләнеп үтә.Бу датаны истә тотып, 20 май көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Күңел өчен” дип исемләнгән  җылы очрашу үткәрелде. Китапханә, китапханәче, китап укучы бер-берсен тулыландырып, һәрвакыт бәйләнештә тора. Китапханә китап укучыларсыз,ә китап укырга яратучылар китапханәсез яши алмый. Китапханәче аларга аралашыра, бер-берсенә дөрес юл табырга ярдәм итә.
Бу очрашуда Эльвира Әхмәтҗанова үзенең яраткан, даими китап укучыларын бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен теләде, рәхмәтләрен белдерде.Авыл китапханә тарихы белән таныштырып үтте, 25 елга якын китапханәдә хезмәт куйган Наҗия апа Ильясованы искә алып, аның турында матур истәлекләр белән уртаклашты.Китапханә көне уңаеннан ясалган тематик күргәзмәдә тарихи альбомнар, папкалар да куелган иде.Китап укучылар аларны карап, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр, ул вакыттагы мәдәният йортында, китапханәдә үткән торган чаралар турында сөйләделәр.Чара ахырында кунаклар яңа китаплар белән танышып, үзләренә рухи азык алып, яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.Очрашу бай эчтәлекле, матур үтте.