БИБЛИОСУМЕРКИ в 2017 году
22- нче апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе " Библиосумерки-2017" акция кысаларында "Экологик калейдоскоп" исемле чара уздырды. Кичә эко-конферения белән башланып китте. ТНВ журналисты Айгөл Наврузбаева сорауларына әйләнә -тирәне мохитны саклау министырлык белгечләре (8 сыйныф укучылары) җавап бирде. Экология темасын дәвам итеп, 3 нче сыйныф укучылары "Баллы мәсьәлә"дигән тамаша күрсәттеләр. Китапханә мөдире Эльвира Әхмәтҗанова "Табигать бетсә, кешелек тә бетә" шигырен укыды һәм экология темасына викторина үткәрде. Башлангыч сыйныф укытучысы Рәшидә Ситдикова балалар белән бик күңелле физминутка үздырды. Кичәдә "Фитобар" эшләде. Чарага килгән һәрбер кеше төрле үләннәрдән ясалган чәй яисә җиләк-җимеш сокларын авыз итә алды. Залда "Табигать дөньясы-китапларда" китап күргәзмәсе, "Мусор+фантазия " поделкалар күргәзмәсе, "Табигать мизгелләре" рәсем күргәзмәләре оештырылган иде. Кичә дискотека белән тәмамланды.