Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Китап укып үсәбез

31-нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Китап укып үсәбез" дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.

Чарага "Миләүшә"балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар килде. Чара барышында китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира балаларны китапханә белән якыннан таныштырды, китапларга күзәтү ясады, китап укуның файдасы турында сөйләде. Китап бәйрәме уңаеннан, балалар китапка багышлап шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга җавап бирделәр. Китапханәгә адашып кына кергән Белмәмеш тә китаплар белән танышты, аларны дөрес куллану, саклау турында киңәшләр ишетте. Балалар Белмәмеш белән уенннар уйнадылар, китап укыдылар.