Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Төкле аягың белән, Нәүрүз!"

24-нче март көнне, Татар Томбарлысы авылы мәдәният   йорты каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

"Төкле аягың белән, Нәүрүз!" дип исемләнгән чараны китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләде.Тамашада мәктәп укучылары да катнашты. Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар учакта пешерелгән ботка ашадылар.коймак белән чәй эчтеләр.