“Сугыш урлаган балачак” Сугыш чоры балалары белән очрашу
7 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Сугыш урлаган балачак” исемле чара үткәрелде.3 нче сыйныф укучылары балачаклары сугыш чорына туры килгән әби-бабайлар белән очрашты.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чараны килгән кунакларны 9 май-Бөек Җиңү көне белән котлаудан башлап җибәрде, кыскача сугыш тарихын сөйләп үтте.Сугышның ачлыгын, суыгын күргән, бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән әби-бабайлар чиратлап, үзләренең сугыш елларында кичергәннәрен сөйләделәр. Балалар зур кысыксыну белән бирелеп аларны тыңладылар, сораулар бирделәр. Ирек бабай Сафин сугыш башланган елны 1 сыйныфка укырга бара, алар бер класста 60 укучы була. Безне тагы 3 класска (А,Б,В) бүлделәр-дип сөйләде ул.Китаплар җитми, язырга каләм, дәфтәрләр юк. Шулай да хәреф танып, укырга, язырга өйрәндек-диде ул сөенеп. Ә Розалия апа Миннуллина кышларын сеңелләре белән чиратлап мәктәпкә барганнарын елый-елый искә алды. Алар 3 кыз булалар, ә өскә кияргә киемнәре юк, бер бушлат та,бер пар киез итек. Шуңа да мәктәпкә чиратлап йөреп укыйлар алар. Җан өшеткеч истәлекле вакыйгалар күп булган шул сугыш елларында. ”Барысын да сөйләп, аңлатып бетереп булмый, монды сугышларны кабат күрергә язмасын- диде Сәрия апа Шамсутдинова. Әйе, дәшһәтле сугыш тарих булып, китап битләрендә, киноларда гына калсын иде. Бүгенге бай эчтәлекле очрашу укучыларда зур тәэсир калдырды.Чара ахырында балалар үз куллары белән ясаган флажокларны бәйрәм белән котлап, әби-бабайларга бүләк иттеләр.