"Балаларга сугыш турында укыйбыз" акция
5 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясендә катнашты. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова әдәби әсәрләр аша укучы балаларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан , 2 нче сыйныф укучылар белән батырлык дәресе үткәрде. Укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануын, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балаларынын тормышы турында белделәр, герой шәһәрләр белән таныштылар. Чара барышында сугыш темасына шигырьләр укылды. Китапханәче балаларга "Дети -герои Великой Отечественной Войны" китабыннан өзекләр укыды. Дәрес ахырында бергәләп 9 май бәйрәменә аппликацияләр ясадылар.