Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Җир -Анага шәфкатьле булыйк" экологик дәрес

22 апрель -Халыкара җир көне! Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Җир -Анага шәфкатьле булыйк"дип исемләнгән  экологик дәрес үткәрелде. Чарада 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларга бу көннең  үзенчәлеге, максаты турында сөйләде. Чара бу темага ясалган тематик күргәзмә янында дәвам итте: укучылар глобустан карап җир шарына сәяхәт ясадылар, А. Томинның "Как люди открывали свою землю" китабыннан җир шары турында кызыклы материаллар белән таныштылар. Әңгәмә барышында укучылар экологик проблемаларны киметү максатыннан үзләренең ничек ярдәм итә алулары турында фикерләрен әйттеләр, теләкләрен яфракларга язып агачка элделәр.Чара ахырына: табигатьне сакларга, яратырга, язгы өмәләрдә катнашырга, кошларны, хайваннарны рәнҗетмәскә- дигән  фикергә килделәр. Җир көненә багышланган экологик дәрес мавыктыргыч һәм файдалы үтте.