"Матур буласың килсә..."
22-нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә матурлык дәресе үткәрелде.
Эльвира Әхмәтҗанова "Матур буласың килсә..." дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга, журнал битләренә күзәтү ясады, кызлар өчен киңәшләр бирде. Китапханәгә килгән кызлар "иң озын толым" ,"үзенчәлекле прическа" ,"иң матур елмаю" бәйгеләрендә катнаштылар, үзләренең матурлык серләре белән уртаклаштылар.