Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Җир-су хайваннары" танып-белү сәгате

18 апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре өчен " Җир-су хайваннары" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Балалар сулыкларда яшәүче балыклар, бакалар, ташбакалар белән таныштылар, аларның төрләре, нәрсә белән тукланулары турында мәгълүмат алдылар. Көтелмәгән кунаклар-тере ташбакалар балаларда зур кызыксыну уятты, алар ташбакаларны якыннан күзәттеләр, ашарга бирделәр, суда йөзгәннәрен, идәндә йөргәннәрен дә күрделәр.
Чара ахырында балалар үзләренең кичерешләрен яктыртып, матур рәсемнәр ясадылар.