Дуслык белән көчле без
2-нче февраль көнне, Татар Томбарлы авылы китапханәсендә, 3-нче сыйныфукучылары катнашында "Дуслык белән көчле без" дип исемләнгән әхләк дәресе үткәрелде.
Дәрес барышында укучылар дуслыкның нинди төрләре бар икәнен белделәр, төрле шартларда үзләрен сынадылар. “Син дустыңны беләсеңме? ", "Дуслык таҗларын дөрес итеп җый" кебек уеннарда актив катнаштылар. Чарада 6 укучы катнашты, 12 китап бирелде.