Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Балалар китап атналыгы

Балалар китап атналыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл киханәсендә төрледән-төрле чаралар үтте. Китапханәгә килгән балалар, язгы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр: китап укыдылар, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнашып бүләкләр алдылар. Китапханәдә яңа китаплардан  торган “Әйдәгез дуслашыйк”, кызлар өчен “Матур буласың килсә” кебек китап күргәзмәләре эшләде. Шулай ук балалар өчен үзенчәлекле “Библиокафе” оештырылды. Менюда тәмнәре буенча төрле китаплар куелды (әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, хикәяләр, журналлар), балалар үзләренә ошаган китапларны “тәмләп” карый алдылар.

Табигать почмагында урнашкан тере ташбакалар балалар өчен яңалык булды. Алар ташбакаларны бик кызыксынып күзәттеләр, күп сораулар бирделәр. ”Серле су асты дөньясы” дип исемләнгән танып –белү сәгатендә китапханәче балаларга ташбакалар турында тулырак сөйләде, презентация күрсәтте.

5 сыйныф укучылары белән “ Күп беләсең килсә” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Укучылар бу чарада сүзлекләр, белешмәләр кулланып, төрле биремнәр үтәделәр, аларны дөрес кулланырга өйрәнделәр.

Матурлык дәресендә кызлар чиста-пөхтә булырга, матур киенергә, чәч җыярга һәм башка күп кенә серләргә төшенделәр.

Балалар китап атналыгын тәмамлап, 4 апрель көнне китапхнәче балалар бакчасында “Әкият безгә кунакка килгән”дип исемләнгән  бәйрәм үткәрде.Убырлы балаларга бер капчык әкият китаплары алып кунакка килде.Балалар кызыксынып  китапларны карадылар, убырлының әкият сөйләгәнен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр..”Шалкан” әкияте белән танышкач ,аны рольләргә бүлеп уйнадылар.

 

Балалар китап атнасында гаилә белән китапханәгә йөрүчеләр дә булды. Алар арасында даими китап укучылар, иң күп китап укучылар - Мустаевларны билгеләп үтәсе килә.