"В гостях у дедушки Корнея" литературная игра путешествие
26 март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе балалар китап атналыгын Корней Чуковскийның иҗатына багышлап ачып җибәрде.Китапханәче укучыларны язучының биографиясе, иҗаты белән якыннан таныштырды.Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясады, Чуковскийның табышмаклары буенча бәйге үткәрде.Чара барышында балалар “Доктор Айболит” әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар. Бу әкият белән күптән таныш булсалар да, алар аны яратып кабул итәләр.Ә әкият геройларын балалар үзләре уйнагач, әкият тагы да җанланып китә, балаларны үз эченә ала.