Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Нәүрүз мөбәрәк булсын!" Бәйрәм

24 март көнне,Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.Чараны китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре бергә әзерләде. Бу көнне Кыш бабай белән Нәүрүзбикә үзара көч сынаштылар, төрле биремнәрдә үзләрен сынадылар.Ахырда Кыш бабай  җиңелеп, үзенең биләмәләрен язга тапшырып, изге теләкләр теләп хушлашты. Елмаеп, кояш нурларына төренеп килгән Нәүрүзбикә балалар белән бергә бәйрәм итте, үзенең бүләкләрен таратты. Чарага килгән кунаклар казанда пешкән  тәмле бәйрәм боткасы белән сыйландылар.Чара бик матур, күңелле үтте.