"Әйдәгез әле, кызлар!" Хатын-кызлар өчен бәйрәм
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 5 нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Әйдәгез әле, кызлар!" дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәмгә китап укучы, бар яктан да уңган, чибәр хатын-кызлар килде.Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира кызларны бәйрәм белән котлады, аларга матур теләкләр теләде. Әлеге бәйрәм кичәсенең өстенлеге шунда иде: хатын-кызлар бары тик үзләренең күңелләренә хуш килгән эшләрне генә тиеш булдылар. Әлбәттә барысы да уен рәвешендә барды: кызлар берсенән-берсе узып акча чутладылар; туфли эзләделәр; яулык бәйләп, аш-су әзерләделәр; матурлык салонында булдылар. Чарада катнашучыларның һәрберсенә кечкенә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.