"Серле песиләр дөньясы" танып-белү сәгате
1 март - Бөтендөнья мәчеләр көне! Бу көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Серле песиләр дөньясы" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Чарага килгән 2 нче сыйныф укучылары үзләренең дүрт аяклы йомшак дуслары турында күп кенә кызыклы мәгьлүмат алдылар. Китапханәче балаларга песиләргең төрләре, аларның үзенчәлекләре турында сөйләде.Чара барышында укучылар Һ.Такташның "Тәүфыйклы песи" әкияте белән таныштылар һәм аның рольләргә бүлеп уйнадылар.