"Солдатта булган диләр" Бәйге
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Бу уңайдан, 22 февраль көнне, Твтар Томбарлы авыл китапханәсендә "Солдатта булган диләр"исемле бәйге үткәрелде.Чарада әтиле-уллы Миназовлар һәм Шараповлар гаиләләре катнашты.Солдат тормышын яхшы белгән әтиләр һәм булачак солдатлар төрле биремнәр үтәп,үзара көч сынаштылар.(автомат урынына иттарткыч сүтеп җыйдылар, солдат боткасына ярмаларны сайладылар, яралыларга ярдәм күрсәттеләр һ.б)
Нәтиҗәдә, 2 команда да бер үк очколарга ия булды.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән котлады һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.Бәйрәм алдыннан үткәрелгән чара күңелле үтте, барысына да ошады.