Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Туган телем-иркә гөлем" Туган тел бәйрәме

21 февральдә дөньякүләм халыкара туган тел көне  билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары белән "Туган телем-иркә гөлем" исемле туган тел бәйрәме үткәрелде. Китапханәче укучыларга
әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешканын аңлатты.
Чарада балалар татар халык табышмакларына җавап бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, татар исемнәренең мәгънәләре белән таныштылар, төрле биремнәр үтәделәр.Туган телгә багышлап, Г.Тукайның "Туган тел", Г.Моратның "Туган телен күмгән тавык", Тылсымлы тел", "Чит тел", "Туган тел" кебек шигырьләре укылды.