"Әбиемнең сандыгы" мәдәни дәрес
15 нче февраль көнне, беренче сыйныф укучылары Татар Томбарлы авыл китапханәсендә кунакта булдылар.Китапханәче укучыларны китапханә белән якыннан таныштырды, аларның яшенә туры килгән китапларга күзәтү ясады, китапны дөрес итеп куллану кагыйдәләрен аңлатты. Гореф-гадәтләрне саклау, тарих белән кызыксыну, укучыларда татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан чыгып, укучылар белән "Әбиемнең сандыгы" дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде.
Әби-бабайларның көндәлек тормышта кулланган күмер утюгы, керосин лампасы, чабата,чигелгән сөлге, алъяпкыч кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уятты, серле сандыктан чыккан һәрбер әйберне тотып карау да бик ошады аларга.
Чара ахырында, укучылар формулярга үзләре имза куеп, укырга китаплар алдылар. Китапханәнең яңа дуслары ,кечкенә генә бүләкләр алып, яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.