"Кышкы Олимпия уеннары" Сәламәтлек көне
Олимпия – 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Пекин шәһәрендә Олимпия уеннарының кышкы төрләре бара. Безнең илнең спортчылары да күп кенә уңышларга ирешеп, яңа үрләр яулыйлар. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсе үзенең китап укучылары белән саф һавада сәламәтлек көне үткәрде. Китапханәче укучыларга Олимпия уеннарының төрләре, Татарстаннан катнашкан спортсменнар турында сөйләде.
Балалар чаңгы ярышында да бик теләп катнаштылар.