"Татар халык ашлары" мәгълүмат сәгате
2022 нче ел - Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы. Татар Томбарлы авыл китапханәсе, "Авылдашлар" клубына йөрүче китап укучылар белән "Татар халык ашлары "дип исемләнгән чара үткәреп, елны матур гына башлап җибәрде.
Китапханәдә "Татарлар дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Шулай ук кунаклар үзләре пешереп алып килгән татар халык ашларынан да тематик күргәзмә ясалды. Өстәлне кыстыбый, тәбикмәк, гөбәдия, балан бәлеше, вак бәлеш кебек ризыклар бизәде. Чараның максаты: татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнү, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету иде.Олы яшьтәге апалар үзләре пешергән ризыкларның тарихы турында (кемнән, кайчан өйрәнгән), аларны пешерү серләре турында сөйләделәр, фикер алыштылар. Табынга куелган һәр ризык күңел җылысы белән, чын күңелдән бик тәмле итеп пешерелгән иде.