Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

“Студентлар дулкынында” очрашу

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Бу бәйрәм уңаеннан,22 гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Студентлар дулкынында” дип исемләнгән очрашу үтте.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова кунакларны бәйрәм белән котлады, бу бәйрәмнең кайчан,ничек барлыкка килү тарихын сөйләде.Чарага килгән егетләр һәм кызлар студент тормышының кызыклы мизгелләре белән уртаклаштылар, үзләре сайлаган һөнәрләр турында сөйләделәр.Чара барышында  төрле кызыклы биремнәр, бәйгеләр дә булды.Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.