Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Винни -Пух һәм аның дуслары" әдәби викторина

21 нче гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, юбиляр  язучы Алан Миланның "Винни -Пух маҗаралары" дип исемләнгән китабы буенча әдәби викторина үткәрелде. Чара башында китапханәче укучыларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларына күзәтү ясады. Балаларга таныш "Винни-Пух" әкиятеннән чыгып, викторина сораулары әзерләнгән иде.Укучылар актив рәвештә җавап бирделәр, Винни -Пухның дуслары турында сөйләделәр, аның җырларын дәвам иттеләр, әкият геройлары кулланган предметларны атадылар.Чара бергәләп мультфильм карау белән тәмамланды.