"Тылсымлы сүзләр" мәрхәмәтлек дәресе
11 гыйнварда Бөтендөнья "Рәхмәт" көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Татар Томбарлы авыл китапханәсе “Тылсымлы сүзләр” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде.Әңгәмә вакытында китапханәче балаларга рәхмәт сүзенең мәгънәсен һәм мөһимлеген аңлатты.Интеллектуаль уеннар барышында балалар бер-берсенә ярдәм итәргә, ягымлы, матур сүзләр әйтергә өйрәнделәр .Китапханәдә урнашкан почта ящигына балалар тылсымлы сүзләр кертеп, хатлар язып салдылар.Чара ахырында китапханәче барлык хатларны да ачып укыды, балаларны мактап рәхмәт әйтте, барысына да бүләкләр тапшырды.Чара файдалы һәм күңелле үтте.