Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Минем туган көнемдә" әдәби сәгать

1-нче январь балаларның яраткан язучысы Рәфис Корбанга  65 яшь тулды. Бу уңайдан, 4- нче январь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә ”Минем туган көнемдә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче язучының китапларына күргәзмә ясады. Балаларны Р.Корбанның “Тимерле чәй”дип аталган  яңа китабы белән таныштырды. “”Куян”, “Суык көндә”, “Кыш бабайның шуклыгы”, ”Буран нигә туктаган” кебек шигырьләрен балалар кычкырып укыдылар. ”Тапкырларга табышмак” бәйгесендә китапханәче Р.Корбанның табышмакларын укыды, балалар җитез генә күбесенә дөрес җавап бирделәр.