Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Без СПИДка каршы" мәгълүмат сәгате

1 нче декабрь-Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне.
әламәт яшәү рэвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Татар Томбарлы авыл китапханәсе  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без СПИДка каршы" исемле мәгълүмат сәгате  уздырды.Чарада авыл фельдшеры Динәрә Арсланова да катнашты.Ул яшьләргә ВИЧ –инфекиясе турында җентекләп сөйләде, һәр адымны уйлап  эш итәргә, спорт белән дус булырга өндәде.
Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чарада катнашучыларны соңгы еллардан алынган коточкыч статистика белән таныштырды, спидның замана афәте икәненә басым ясап, яшьләрне тормышны яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.