Бәйрәм белән, кадерле әниләр!(онлайн котлау)
Татар Томбарлы авыл мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары әниләр көне уңаеннан, барлык әниләрне онлайн форматта котладылар.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларга алдан ук шигырьләр таратты, алар белән әниләр турында әңгәмә үткәрде.25 нче ноябрь көнне, укучылар әзерләгән шигырьләрен сөйләп видеога төштеләр, әниләрне матур итеп котладылар.Ясаган бүләкләрен тотып истәлеккә фотога төштеләр.
Онлайн чараны шушы ссылка буенча, авыл китапханә интернет челтәрендә карарга мөмкин.