" Татарстан - минем республикам " тематик кичә
1990 елның 30 августы - Татарстанның суверенитет турында Декларациясе кабул ителгән көн. Бу вакыйга республика тормышында зур вакыйга булып тора һәм ел да без аны зурлап бәйрәм итәбез. Бу уңайдан,Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә тематик кичә оештырды. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова "Татарстан минем республикам" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, яшьләргә кыскача бәйрәмнең тарихын сөйләп үтте.
Мәдәният йорты директоры Айгөл Наврузбаева кызлар өчен мастер класс үткәрде. Чара бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте.