Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Минем илемнең изге байрагы" -танып-белү сәгате

20- нче август көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Минем илемнең изге байрагы" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.Чара Россия гимны белән башланып китте. Китапханәче балаларны Россиянең символлары белән таныштырды,  22 нче август- Россия флагы көне икәнен билгеләп үтте. Балаларның игътибарын флагның төсләренә җәлеп итеп, һәрбер төснең мәгънәсен аңлатты.Чара барышында балалар "Россия для детей", "Народы Росии" , "Страны мира" кебек китаплардан үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматләр алдылар. Чара ахрында китапханәче балаларга мастер класс оештырды, бергәләп илнең байрагын ясадылар.