"Бакчада үскән витаминнар" танып-белү сәгате
19 нчы июль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе, җәйге әдәби ишегаллы кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән танып-белү сәгате үткәрде.Чарада балалар бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешләр белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр.Китапханәче балаларга яшелчә, җиләк-җимешләрнең витаминнарга бай булулары турында сөйләде.
"Бу нәрсә?", "Кайсы югалды" кебек уеннарда балалар актив катнаштылар. Чара ахрында балалар китапханәче алып килгән. матур рәсемле яңа китапларны, журналларны карадылар.