"Безнең яраткан Пушкин" кычкырып уку
Һәр елны 6- июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен
" Безнең яраткан Пушкин" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. 7- нче июнь көнне китапханәдә А.С.Пушкинның әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Балалар язучының яраткан әсәрләрен кычкырып укыдылар ("Сказка о золотом петушке", "У лукоморья дуб зелёный", "Сказка о рыбаке и рыбке", "Узник") Күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.