Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Бәхетле балачак" Балалар өчен сабантуй

1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә балалар өчен бәйрәм оештырды. Чара барлык йолаларына туры китерелеп, сабантуй формасында үтте. Саф һавада балалар рәхәтләнеп ярыштылар (чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән сугышу), хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр (җыр, бию, шигырь сөйләү) Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова "Сабантуй сөлгесе" һәм "Китапханә почтасы" дип исемләнгән күргәзмәләр ясап, балаларга укырга китаплар, журналлар тәкъдим итте.Чара бик күңелле, матур үтте.