"Китапханәдә дублер көне"
26-нчы май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәседә "Дублер көне" үтте. Китапханәгә килгән китап укучылар китапханә һөнәре белән якыннан таныштылар, үзләре дә китапханәче ролен башкарып карадылар. Алар китапны ничек урнаштыру, формулярга дөрес итеп язу тәртибе белән таныштылар,яңа кайткан китапларның карточкаларын алфабит буенча каталогларга урнаштырдылар. Руслан прогаммасында китап бирү тәртибенә дә төшенделәр. Чара азагында, китап укучылар вакытлыча китапханәче булып алганда туган хис- тойгылары белән уртаклаштылар. Китапханәче һөнәре катлаулы, шул ук вакытта күпкырлы, кызыклы дигән фикергә килделәр.