"Сабантуй сөлгесе" Мәдәни дәрес
24 -нче май көнне, Татар Томбарлы авылы китапханәсе 4 нче сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрде. "Сабантуй сөлгесе" дип исемләнгән чарада укучылар сабантуй йолалары белән таныштылар. Бик борынгыдан килгән бу бәйрәмне әби-бабаларыбыз игенчелек белән бәйләгәннәр.Язгы кыр эшләре беткәч, көзен мул уңыш җыеп алу өчен догалар укып, теләкләр теләп, сөенә-сөенә сабан бәйрәмен үткәргәннәр.(Сабан сүзе сука дигәнне аңлата, сука җир эшкәртү коралы. Аны атка тагып җирне эшкәрткәннәр)
Укучылар татар халык киемнәре киеп, колгага сөлге, яулык бәйләделәр,такмаклар әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Шулай итеп, сабантуй алдыннан халыктан әйбер җыю йоласын башкардылар.
Китапханәче укучыларны Р. Зәйдулланың "Сабантуй сөлгесе" һәм Ә. Ситдикова; В.Хамидуллинаның "Сабантуй балкышы" китаплары белән таныштырды.