«Пионерия,салют!»
19 нчы май Пионерия көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә тематик күргәзмә ясалды.Кайчандыр үзләре дә пионер булган китап укучылар үзләренең пионер булганнарын искә төшерделәр, кызыл галстук тагып фотога төштеләр.Бу көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чишмә буенда өмә үткәрделәр.Бәйрәм күңелле дә, файдалы да үтте.