Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Китап укып үсәбез" Халыкара гаилә көне уңаеннан уен-викторина

15 нче май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләнеп үтә. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсе күп балалы Мустаевлар гаиләсен китапханәгә чакырды. Мустаевлар гаиләсе авылды яшь, күп балалы гаиләләрнең берсе. Аларның гаиләсендә 4 бала тәрбияләнә. Олысы Азалиягә 9 яшь, 3нче сыйныфта укый. Ә иң кечкенәсе Мәрьям, аңа 1 яшь. Әниләре Зөлфия һөнәре буенча бухалтер, әле вакытта өйдә балалар тәрбияли. Әтиләре Айрат авылда шофер булып эшли. Гаиләдә барысы да китап укырга ярата, балалар да кечкенәдән китап укып үсәләр. Мустаевлар гаиләсе китапханәнең чын дуслары, даими китап укучылары булып тора.
Чарага килгән гаиләне китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова бүгенге бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Китап укучы гаиләгә рәхмәт әйтеп, диплом белән бүләкләде. Чара уен -викторина рәвешендә барды. Балалар әниләре белән бергә төрле биремнәрне үтәделәр, табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда актив катнаштылар. Чара истәлеккә фотога төшү һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.