"Без китап докторлары" (хезмәт дәресе)
28 нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапхапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән хезмәт дәресе үткәрелде.”Без китап докторлары” дип исемләнгән чарада укучылар битләре ертык, иске китапларга ярдәм иттеләр.Китапханәче балаларга китапны дөрес куллану киңәшләрен искәртеп үтте.Китапны яратырга,сакларга өйрәтте.Балалар доктор кыяфәте кертеп,бик теләп, китапларны дәваладылар.Чара күңелле һәм файдалы үтте.