"Битарафлык кайда, ялгышлык шунда" әңгәмә
23 -нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит" акциясе кысаларында, 7 нче сыйныф укучылары белән "Битарафлык кайда,ялгышлык шунда" исем астында әңгәмә үткәрде.Чара барышында укучыларга тирә-юньгә игътибарлы булырга, яхшыны да начарны да күрә белергә һәм аерырга өйрәнергә кирәк кебек киңәшләр бирелде, мисаллар китерелде. Укучылар да бу темага үзләренең фикерләрен белдерделәр. Китапханәче " Модада сәламәт яшәү рәвеше" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады, укучыларга укырга китаплар тәкьдим итте.